

Шомырт чәчәкләре:
- матдәләр алмашын нормальләштерә;
- эч китүдән булыша;
- күзләр ялкынсынганда, хроник конъюнктивитлардан, стоматиттан ярдәм итә.
1 чәй калагы кипкән чәчәкләргә 1 стакан кайнар су салып, ярты сәгать төнәтергә. Аннан яхшылап сөзеп, көненә 3 тапкыр ашар алдыннан 1 чәй калагы күләмендә эчәргә (ә күзләрне шул су белән юарга, стоматиттан авызны чайкатырга).
Элек авылларда шомырт чәчәкләрен суны зарарсызландыру өчен кулланганнар. Әгәр дә шомырт чәчәкләрен суда ике сәгать тотсаң, су эчәргә яраклы була, ә микроорганизмнар юк ителә.
Фото: bashinform.ru