

Йомырканың очлы башын карап тикшерәбез. Әтәч чеби чыгасы йомырка зуррак, очлырак була. Очы түгәрәкләнеп тора икән, бу йомыркадан тавык чеби чыгу мөмкинлеге зуррак.
Мондый ысул бер токымлы тавык йомыркаларын тикшергәндә генә туры килә, чөнки төрле токымлы тавыкның йомыркасы зурлыгы, формасы буенча да аерылырга мөмкин.
Хәзер түгәрәкләнеп торган ягын тикшереп карагыз. Әтәч чеби чыгасы йомырканың ул ягы кытыршырак була.
Фото: bashinform.ru