Узган елда кишер орлыгын ике-өч тапкыр чәчәргә туры килде, дип зарлана бакчачылар. Быел да кишер, укроп чыгарга ашыкмый әле.
Чынлап та, кишер, петрушка, укроп, сельдерей орлыклары начар чыга. Алар тиз шытып чыксын дисәгез, орлыкларны аракыга салып тотыгыз. Моның өчен марля капчыкка салынган орлыкларны 5-10 минутка аракыга салыгыз. Артык озак тотарга ярамый. Аннан соң капчыктагы орлыкларны агып торган су белән чайкатыгыз һәм киптерегез. Орлыкларны, гадәттәгечә, түтәлләргә утырталар. Алар 1-2 көндә шытып та чыга.
Петрушка орлыклары тиз чыксын өчен аларны сөттә тотарга да була.
Автор фотосы.