+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
10 Май 2025, 06:10

Паспорт бирмиләр...

– Танышларымнан инде беренче тапкыр гына ишетмим, аларга паспорт бирүдән баш тарталар, башка фотосурәт алып килүне таләп итәләр. Бу бик гаҗәп. Монда проблема нәрсәдә?

Паспорт бирмиләр...Паспорт бирмиләр...
Паспорт бирмиләр...
– Кагыйдә буларак, нәкъ менә фотография – паспорт бирүдән яки алмаштырудан баш тартуның төп сәбәпләренең берсе. Заманча компьютер технологияләре сурәтләрне теләсә ничек төзәтергә, җыерчыкларны бетерергә, тышкы кыяфәтнең башка җитешсезлекләрен төзәтергә мөмкинлек бирә, ләкин әгәр сез паспортка төшәсез икән, моны эшләргә ярамый.
 
Моннан тыш, гаризада хаталар булса, дәүләт пошлинасы түләнмәсә, дөрес булмаган белешмәләр яки ялган документлар бирелсә яки мәҗбүри исемлектән ниндидер документлар җитмәсә, паспорт бирүдән баш тартырга мөмкиннәр.
 
Шулай ук, әгәр гариза бирүче паспортка документларны 14, 20 яки 45 яшькә җитмичә тапшырса, кире кагачаклар. Шул ук вакытта, иске паспорт югалган булса, яңасын яшькә бәйсез рәвештә рәсмиләштерәчәкләр.
 
Русия гражданлыгы булмаган, яки шәхесен билгеләү мөмкин булмаган кешегә дә паспорт бирелмәячәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас