

Әйтик, артык авырлык белән көрәшергә, аның сүзләренчә, йокы җитмәү комачауларга мөмкин. "Хроник йокысызлык лептин һәм грелин — ачлык һәм туену гормоннары эшләп чыгаруны боза. Нәтиҗәдә матдәләр алмашы акрыная һәм татлыга тарта", - дип аңлата табиб.
Икенчедән, - ди Павлова, - иртәнге ашны калдырмаска кирәк. Шуның аркасында организм стресслана башлый, «экономия режимына» күчә, димәк, энергияне азрак яндыра, аны запаска саклап кала. Нәтиҗәдә кандагы шикәрнең тотрыклы дәрәҗәсен саклау катлаулана.
Хәрәкәтсез яшәү рәвеше дә зыянлы. Физик йөкләнешләрсез мускул массасы кими, ә нәкъ менә мускуллар тыныч вакытта да калорияләрне актив яндыра. Шуңа күрә утырып яшәү рәвеше метаболизмның акрынаюына китерергә мөмкин, дип билгели эндокринолог.
Артык авырлык җыюга рационда аксым дефициты да ярдәм итә. Павлова аксымның төзелеш материалы гына түгел, шулай ук — метаболик тизләткеч булуына игътибар итә. Аны үзләштерү күбрәк энергия таләп итә. Әгәр рационда аксым аз булса, метаболизм акрынаерга мөмкин.
Суны аз эчү гадәтен дә зарарлы дип санарга мөмкин, чөнки сыеклыкның җитмәве дә метаболизм тизлеген киметә.
Артык авырлыкны киметергә кофеин җитмәү дә комачаулый. Ә менә аның уртача күләме, киресенчә, матдәләр алмашын тизләтергә сәләтле.
Ниһаять, артык килограммнар хроник стресс белән бергә килә, ул тәнне май сакларга мәҗбүр итә, бигрәк тә корсак өлкәсендә, һәм калкансыман бизнең нормаль эшләвенә комачаулый, дип йомгаклый Павлова.
Автор фотосы.