+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
17 Май 2025, 04:15

Армиягә чакырачаклармы?

– Миңа 37 яшь. Хәрби хезмәттә булмадым һәм хәрби билетым юк. Мине армиягә, яки СВОга чакыра алалармы?

Армиягә чакырачаклармы?Армиягә чакырачаклармы?
Армиягә чакырачаклармы?
─ Әлеге вакытта гамәлдә булган законнар һәм урнашкан тәртип буенча, сез бәян иткән шартларда хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш түгелсез. Шулай ук, сезне СВО зонасына мәҗбүри җибәрә алмыйлар. Монда Русиянең Оборона министрлыгы белән килешү төзү кирәк, ул граждан тарафыннан ирекле рәвештә төзелә.
 
Шул ук вакытта, сезгә үзегезне хәрби исәпкә кую һәм тиешле документлар алу мәсьәләсе турында уйларга кирәк. Алардан башка гражданлык тормышында җитди проблемалар туарга мөмкин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас