+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
20 Май 2025, 05:20

Мотоцикл – уенчык түгел!

Үсмерләрнең аңарда имгәнү очракларын санасаң, чаң кагарлык.

Мотоцикл – уенчык түгел!Мотоцикл – уенчык түгел!
Мотоцикл – уенчык түгел!

Язгы матур көннәр башлану белән шәһәр яны, авыл, дача урамнары үсмерләрнең мотоцикл, квадроцикл, скутерда узыш шау-шуына күмелә. Малай-шалай кыш буе гаражда күз кыздырып торган техниканы тик тота аламы соң инде?! Кычкыртып авыл урамнарыннан оча... Электр скутерлары, мотоцикллар һәм квадроцикллар хәзерге заман балалары өчен популяр күңел ачу чарасына әверелде. Кызганычка каршы, күп кенә әти-әниләр әлеге транспорт чаралары белән бәйле хәвефне бәяләп бетерми. Соңгы еллардагы җәйләрнең статистикасы коточкыч – бөтен ил буйлап квадроцикллар, мотоцикллар, питбайклар белән идарә итүче балаларның үлеме, гомерлеккә имгәнү очракларын санасаң, чыннан да, чаң кагарлык. Мондый транспорт чараларын балаларга я әти-әниләре, я әби-бабалары, туганнары сатып алып бирә. Туган көннәренә, уку елын яхшы тәмамлаган өчен кыйммәтле “уенчык” сатып алып биреп, баланы шатландырырга тели алар. Әмма еш кына үз сабыйларына үлемгә китерә торган уенчык тоттыруларын аңламыйлар.

Нәрсә белән куркыныч?

* Имгәнү куркынычы зур: аз гына бәрелешкән очракта да җитди җәрәхәтләр алырга мөмкин.
* Җиңел идарә итеп булган техниканы иярләгән балалар еш кына үз көчен һәм хәвеф янавын дөрес бәяли алмый, аларга тәҗрибә җитми.
* Руль артына утырган балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмый, бөтен көченә газга баса, бу исә күпчелек очракта аварияләргә китерә.
* Саклану чараларын үтәмәү: шлемсыз һәм экипировкасыз мотоциклдан егылу, тизлек артык зур булмаган очракта да, үлемгә ките­рергә мөмкин.

Кагыйдәләр төгәл үтәлсен!

Русия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.1 мәддәсе ни­гезендә:
* мопед-скутер белән М категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән башлап идарә итәргә мөм­кин (двигатель күләме 50 см3дан артмый);
* двигатель күләме 125 смтан кимрәк булган җиңел мотоцикл белән А1 категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән ида­рә итәргә мөмкин;
* двигатель күләме 125 см3тан артык булган мотоцикл белән А категорияле йөртү таныклыгы бул­ганда 18 яшьтән идарә итәргә рөх­сәт ителә.
* квадроцикл белән идарә итү өчен А1 категорияле тракторчы-машинист йөртү таныклыгы кирәк. Мондый транспорт белән гомум файдаланудагы юлларда йөрергә ярамый.
* әгәр двигатель күләме 50 см3тан артык булса, транспортны исәп­кә куярга кирәк.
* ОСАГО двигатель күләме 50 см3 тан артык бул­ган мотоцикллар һәм скутерлар өчен мәҗбүри.
Әгәр дәүләт автоинспекторлары туктатса...
16 яше тулмаган үсмер скутер яки мотоцикл руле артында тотылса, хуҗасына карата материал төзелә һәм балигъ бул­маган балалар белән эшләүче инспекторга тапшырыла. Ул исә үсмернең ата-анасына карата беркетмә төзи. Соңыннан барлык материал балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиягә тапшырыла һәм, эш комиссиядә каралып, ата-ана штрафка тарттырыла. Скутер яки мотоцикл махсуслаштырылган стоянкага урнаштырыла, чөнки кагыйдә бозучы аның белән ида­рә итәргә тиеш түгел.
Балигъ булмаган бала катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәте очрагында ата-аналар гражданлык һәм матди җаваплылык тота.

Фаҗигале хәлләрдән ничек сакларга?

* Үсмернең гомерен саклауның иң нәтиҗәле ысулы – җаваплылыкны аңла­ту һәм законнарны үтәү. Елап мотоцикл сораган балага аның уенчык булмавын аңлатыгыз, юл-транспорт һәлакәте статистикасын күрсәтегез.
* Мотоциклны вакытыннан алда сатып алмагыз – 16 яше тулганны һәм укып, таныклык алуын көтегез.
* Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне катгый таләп итегез – бернинди узышу, шлемсыз йөрү һәм пассажирлар йөртү булмасын!
* Баланы мотомәктәпкә бирегез, һөнәри белем алу аянычлы хәлләр куркынычын бермә-бер киметә.

Башка мавыгулар да бар

Әгәр балагыз мототехника белән мавыга икән, хәвефсезрәк вариантлар тәкъдим итегез: велоспорт, инструктор контролендә картинг, машина йөртү симуляторлары (компьютер уеннары-тренажерлар), махсус трассаларда балалар өчен мотокросслар (саклау һәм күзәтү астында).

Нинди очракта таныклык кирәкми?

Двигатель күләме 50 см3, максималь тизлеге сәгатенә 50 чакрымнан артмаган скутерларга, мопедларга, питбайкларга Дәүләт авто­инспекциясендә теркәлү узу та­ләп ителми. Аның белән идарә итү өчен техника йөртү таныклыгың булу да мәҗ­бүри түгел. Скутер хуҗасына ОСАГО полисы да кирәкми.
Шулай ук гомум файдаланудагы юллардан тыш, машина йөртү таныклыгыннан башка йөрергә мөмкин.
Машина йөртү таныклыгыннан башка мопедта, скутерда һәм питбайкта түбәндәге очракларда йөрер­гә мөмкин:
* махсус шөгыльләнү мәйдан­чык­ла­рында;
* ябык юлларда;
* урманлы яисә торак пункт­лар­дан ерак урнашкан терри­то­рия­ләрдә;
* ярышлар өчен урыннарда.

Ахырын уйлагыз...

Әти-әниләр, исегездә тотыгыз! Машина йөртү таныклыгы булмаган, юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән, бигрәк тә 16 яше тулмаган балагыз мототранспортта йөргәндә авариягә тарый икән, бу очракта сез җавап бирәчәксез. Кыйммәтле “уенчыклар” алып, балаларыгызны хәвеф астына куймагыз. Аның ахыры бик күңелсез тәмамланырга мөмкин.
Шунысы да мөһим: скутерга идарә итүче үс­мерләр күп очракта кечкенә балаларны пассажир итеп йөртә. Монысы тагын да куркынычрак. Артта утырган сабый ныклап тотынмаска да мөмкин. Бер сүз белән, сак һәм уяу булыйк!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас