Сирень ботакларын өзгән өчен русиялеләргә 500 мең сумга кадәр штраф яки мәҗбүри эшләр яный.
Белгечләр ачыклык керткәнчә, аерым үскән яки кемнеңдер карамагында булган сирень куакларын өзү яки казып алу урлау буларак квалификацияләнә.
Бу законны бозу өчен 80 мең сумга кадәр штраф яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә җинаять җаваплылыгы, шулай ук ике елга кадәр ирекне чикләү яный.
Әгәр җинаять комсызлыктан түгел, ә иҗтимагый нормаларны хөрмәт итмәү буларак квалификацияләнсә, гамәл административ хокук бозу буларак бәяләнәчәк. Моның өчен кешене 500дән 1 мең сумга кадәр штрафка тарттыралар яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алалар.
Сирень ботакларын сындыру куакның үлеменә сәбәп булса, иң каты җәза көтә.
Русия Җинаять кодексының 260 мәддәсе буенча ("Урман агачларын законсыз кисү"), агачны үсешен туктату дәрәҗәсенә кадәр зарарлаган өчен 500 мең сумга кадәр штраф яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә җинаять җаваплылыгы каралган. Әгәр гамәл күләме зур булмаса, «яшел утыртмаларны яклау турында»гы законда 3,5дән 4 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
автор фотосы.