-5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 Май 2025, 11:35

Кырмыскадан ничек котылырга?

Бу чараларны сез дә кулланып карагыз.

Кырмыскадан ничек котылырга?
Кырмыскадан ничек котылырга?
Бакчадагы җимеш агачларын яхшылап тикшереп чыгыгыз, агач, куак кәүсәләрендә кырмыскалар йөгерешсә, тиздән аларда яшел, кара бетләр барлыкка киләчәк. Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була.

Яшелчәләргә, җимеш агачларына зыян салучы корткычлар ияләшмәсен, дисәгез, кырмыскаларны бетерү юлын карагыз. Кайбер бакчачылар кырмыска ояларына кайнап торган су сибә.

Бор кислотасы кушып ясалган чара да бу бөҗәкләрдән котылырга ярдәм итәчәк. Моның өчен каты итеп пешергән йомырка сарысына даруханәдән сатып алган бор кислотасы порошогы кушып изәбез һәм кечкенә шарчыклар әвәлибез. Аннары аларны кырмыска оялары урнашкан урыннарга тезеп чыгабыз. Бер-ике көннән алар юкка чыгачак. Кайбер хуҗабикәләр кырмыскаларны юк итү өчен манный ярмасы куллана. Бөҗәкләр тупланган урыннарга аны салып чыгарга гына кирәк.

Кырмыскаларга каршы кулланылучы тагын бер шәп ысул бар: алар күпләп күренгән урынга вакланган дәфнә (лавр) яфрагы сибәргә кирәк. Бер-ике көннән бөҗәкләр күздән югалачак.

Ә сез алардан ничек котыласыз, дуслар?

Фото: dachka-ogorodik.ru

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас