+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
23 Май 2025, 14:10

Алар теркәлгән, мин түлим...

– Муниципаль торакта үземнән башка кызым, балигъ бул­ган ике оныгым теркәлгән. Фатирда алар 20 ел яшәми инде. Оныклар, гомумән, беркайчан да яшәмәде. Торак өчен түләмиләр, торакны ремонтлау һәм карап тоту буенча барлык чыгымнар минем өстә. Мин аларны суд аша теркәлүдән төшерә аламмы?

Алар теркәлгән, мин түлим...Алар теркәлгән, мин түлим...
Алар теркәлгән, мин түлим...
─ Төшерә аласыз. Кешене муниципаль торактан теркәү исәбеннән аның ризалыгыннан башка төшерү өчен, аның торактан файдалану хокукын рәсми рәвештә югалтуын исбатларга кирәк. Сезнең очракта бу ─– кешеләр фатирда даими нигездә яшәмәү. Моны шаһитлар күрсәтмәләре белән исбатларга мөмкин. Участок инспекторын чакыртырга һәм яшәмәү фактын теркәргә була. Ул мөстәкыйль рәвештә Яшәмәү турында акт төзи, яки, күршеләрдән һәм фатир милекчесеннән сораштырып, конкрет фатирда яшәүче кешеләрне билгеләү турында белешмә бирә ала.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас