

Ниһаять, бәрәңгеләр утыртылды. Бакча эшләре дә бер мәлгә азайгандай тоела. Ә сез бәрәңгене утыртканда аның төсенә игътибар итәсезме? Әллә инде иң уңдырышлысына, эре булганына өстенлек бирәсезме?
Бәрәңге кабыгының төсе - сорт билгесе, ул продукциянең сыйфатына бернинди йогынты ясамый диярлек. Ә менә эченең төсе билгеле бер өстенлекләр бирә:
- ак йомшаклы сортларда крахмал күбрәк (шуңа кайберәүләр бәрәңгене әрчегәч суга салып тота);
- сары төстәге сортларда - каротин (А витамины) югарырак була;
- кызгылт төстәге сортларда иммун системасын ныгыту өчен файдалы антоцианнар (антиоксидант) күп.
Сез ниндиләрен чәчтегез соң?
Фото: телеграмм-каналдан.