+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 июнь 2025, 11:23

Яшел суганны шулай саклагыз!

Яшел суганны ничек саклыйсыз, кызлар. Мин уңайлы гына җаен таптым әле.

Яшел суганны шулай саклагыз!
Яшел суганны шулай саклагыз!

Суыткычсыз, киптермичә дә саклап була икән. Кыздыру өчен дә, ашлар өчен дә, эчлеккә салырга да була.

Кирәк була:

яшел суган-1 кг
тоз — 1 аш кашыгы.
үсемлек мае - 100 грамм
алма серкәсе - 1 аш калагы.

Суганны вак кына турыйм, бөтенесен болгатып, чиста банкаларга салам. Герметик рәвештә ябам һәм суыткычка куям. Бик яхшы саклана, исе аңкып тора! Мондый суган һәрвакыт кул астында — йомырка кыздырырга да, аш шулпасына салырга да, хәтта пирожки пешерергә дә тәмле.

Фото: vk.com/public220138448

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас