

─ Чыннан да, СВОда һәлак булган яугирләрнең хатыннары аларның автомобильләрен мирас итеп алганчы куллана алачак. Әлеге вакытта транспорт чарасы хуҗасы үлгәннән соң ДАИның теркәү бүлекчәсе аның дәүләт исәбен туктата, һәм машинаны куллану административ җәза белән яный.
Дәүләт думасының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, депутатлар тиешле төзәтмәләрне беренче укуда кабул иткән. Документ нигезендә СВОда катнашучыларның хатыннары яугир исеменә теркәлгән автомобиль яисә башка транспорт чарасыннан рәсми рәвештә мираска кергәнче файдалану хокукына ия булачак.
Закон кабул ителгәч, автомобильдән файдалану өчен аларга нотариуста тиешле таныклык рәсмиләштерергә һәм ОСАГО полисы алырга кирәк булачак.