Алдагы көннәрдә яңгырлар көтелә, төнлә һава температурасы 9 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Бигрәк тә, салкын төннәр помидорлар, баклажаннар, татлы борычлар өчен зыянлы. Бу яшелчәләрне караяк, фитофтороз, микроспориоз, стрик авырулары зарарларга мөмкин. Тәҗрибәле бакчачылар яшелчәләрдә авырулар башланганын көтеп тормыйча, алдан ук чарасын күрә.
Фитофтороз аеруча төннәр салкын, яңгырлы булганда башланырга мөмкин. Бу авырудан яшелчәләрнең яфраклары кибә, аларда көрән таплар чыга. Помидорда, борычта, баклажанда җәелеп киткән каты таплар була, алар җимешләрнең эчләренә дә үтеп керә. Бу инфекция еш кына бәрәңгедән дә күчә.
Помидорларны фитофтороздан саклар өчен 10 литр җылымса суга ярты литр әчегән сөт һәм 2 миллиграмм йод (төгәл үлчәү өчен шприц куллану яхшы) кушып, яхшылап болгатырга кирәк. Дүрт помидор төбенә бер литр сыекчаны бүлеп сибәргә киңәш ителә. Икенче тапкыр сипкәндә, 10 литр суга бер литр әчегән сөт һәм 2 миллиграмм йод алына. Ике атна саен кабатласаң, яхшырак.
Бу авыруга каршы көрәш чараларын яздан ук башлау уңышлырак, әлбәттә. Бәрәңгене помидорга якын утыртмаска; үсентеләрне ике тапкыр фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырырга; икенче чукта җимешкә утыру чорында үсемлекләргә һәр көн саен сарымсак төнәтмәсе бөркергә кирәк.
Автор фотосы.