

Моның белән элек мондый сизгерлекне тоймаган кешеләр дә очрашырга мөмкин.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре корт чакканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлата:
Тешләүгә гадәти реакция симптомнарына түбәндәгеләр керә: локаль авырту, кызару, кычыту, бераз шешү.
Хәвефле сигналлар: тәнгә тимгелләр чыгу, бит, ирен һәм тел шешү, һава җитмәү, корсак спазмы, эч китү.
Әгәр дә сез авыр реакция симптомнарын күрсәгез, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз.
Бал кортлары чакса ничек ярдәм итәргә?
- Угын мөмкин кадәр тизрәк чыгарыгыз. Моның өчен пинцет, кыскыч яки энә кулланыгыз.
- Укны алганнан соң, яраны сабынлы су белән юыгыз һәм, авыртуны һәм шешүне киметү өчен, боз куегыз.
- Аллергиянең беренче билгеләре булганда антигистамин препаратлар кулланырга кирәк.