Бәбрия (розмарин) бик матур яфраклы дару үләне. Ул бик яхшы антиоксидант, нервыны тынычландыра, тамырларны киңәйтә, кан басымын күтәрә, авырудан соң кешегә хәл кертә. Аның мае парфюмериядә кулланыла. Әгәр идән юа торган суга бер-ике тамчы гына розмарин мае тамызсаң, өйгә искиткеч хуш ис тарала.
Бәбриянең яфракларын һәм чәчәк атучы бәбәкләрнең очларын аш тәмләткеч буларак кулланалар. Кулинариядә аны зәйтүн маена да кушалар, бәрән ите, бәрәңге, икенче ашлар пешергәндә, шашлык әзерләгәндә аннан да хуш исле тәмләткечне таба алмассыз.
Фото: msk.teplicy.ru