

Сарымсак укларын сез нишләтәсез, дуслар? Аны җыеп, 1-2 сантиметр озынлыкта турап, туңдыргычка куегыз. Кышын менә дигән аштәмләткеч булачак.
Ул организмга да бик файдалы.
- кан составын яхшырта,
- инфаркт, инсульт килеп чыгу ихтималын киметә ,
- иммунитетны ныгыта,
- С, А, В6, В12 витаминнарына бай,
- организмның картаюын акрынайта,
- токсиннардан чистарта,
- эчәклекне паразитлардан арындыра,
- яман шешне дә кисәтә,
- аппетитны яхшырта,
- ашкайнату системасын җайга сала.
Ә сез сарымсак угын кулланасызмы?
Автор фотосы.