

Бу файдалы эш белән май аеннан башлап, җәй үткәнче шөгыльләнергә, шул рәвешле организны ныгытырга мөмкин. Моны иртән тә, эңгер-меңгердә дә эшләргә була.
Чыкта яланаяк атлап йөрүне аз-азлап башлагыз, аякларыгызның өшүенә юл куймагыз. Бу алым төрле чир-сырхауны – гөмбәчекләр, сөялләрне, шешенүне бетерергә сәләтле. Шулай ук яссытабанлылыкны кисәтү өчен иң яхшы профилактик алымнарның берсе санала. Йөреп килгәннән соң аягыгызны сөртеп корытмагыз, киптергәннән соң гына юыгыз. Шулай чыкның файдасы ныгырак булыр.
Җәй дәвамында даими рәвештә чыкта йөрсәгез (5-10 минуттан алып, 40 минуткача җиткерергә мөмкин), көзгелеккә организмыгыз ныгыр, грипп кебек чирләргә бирешеп бармассыз. Чыкта яланаяк йөреп, тамак шеше, ангинадан котылып була, диләр халык медицинасы белгечләре.
Иртәнге чык бит тиресе өчен дә файдалы. Моның өчен чиста табигый тукыманы чыклы үләнгә салып, юешләгез һәм шуны битегезгә ябып, берничә минут тотыгыз.
Фото: bashinform.ru