+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
4 июль 2025, 02:50

Ни өчен авылга кыргый хайваннар керә?

– Соңгы елларда кыргый хайваннар торак пунктларга ешрак килә башлады, шулай ук аларның кешеләргә һөҗүм итү очраклары да ешайды. Бу нәрсә белән бәйле?

Ни өчен авылга кыргый хайваннар керә?Ни өчен авылга кыргый хайваннар керә?
Ни өчен авылга кыргый хайваннар керә?

Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил БИРГУЛИЕВ җавап бирә:
─  Республикада аучыларның активлыгы җитәрлек булмаганга, ерткыч хайваннар саны югары. Сәбәпләре –─ау продукциясенә (ит, тире) ихтыяҗның түбән, ауны оештыруга (путевкалар, ягулык һ.б.) чыгымнарның югары булуында, хайваннарны яклаучыларның ау практикасына һәм ау этләрен тотуга карата тискәре позициясендә. Бу, мәсәлән, аю аулауның расланган лимитларының өчтән бер өлешкә генә үзләштерелүенә китерә.
 
Кыргый хайваннар санын җайга салу бары тик хакимият органнары тарафыннан гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракларда гына гамәлгә ашырыла. Экология министрлыгының Әбҗәлил, Баймак һәм Бөрҗән районнарында яшәүчеләргә аюлар һөҗүменнән соң аучылык ресурслары санын җайга салу турында оператив карар кабул итүе мисал булып тора.
 
Министрлык кыргый хайваннар санын көйләүдә катнашучы аучыларга акча түләү башлангычы белән чыкты. Без аны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз һәм уңай нәтиҗәгә өметләнәбез.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас