Өч литрлы банка өчен кирәк булачак:
- 0,5 литр чистартылган өрек,
- калын итеп киселгән 2-3 әфлисун боҗрасы,
- 1 боҗра лимон,
- 1 стакан шикәр комы.
Чиста банкага өрек, әфлисун, лимон һәм шикәр комы салыгыз һәм банка тулганчы кайнар су тутырыгыз.
Стерильләштерелгән капкач белән ныклап ябып куегыз.
Банканы әйләндерегез, юрганга төрегез һәм тулысынча суынганчы калдырыгыз.
Фото: "Авыл хатыны"