Бал кортыннан курыкмаучылар сирәктер ул, колак төбендә безелдәү ишетсәк, тизрәк китү җаен карыйбыз. Бал кортының ачулы чагы туры килсә, аннан котыла алуың икеле.
Бал корты чагу аллергия биргән очракта куркыныч, ә башка очракларда, киресенчә, файдалы икән:
бал корты чаккач, кеше организмына кергән агу аны ныклабрак эшләргә, саклану функцияләрен арттырырга мәҗбүр итә, нәтиҗәдә:
- артык холестерин чыга,
- бөердәге ташлар эри,
- кан басымы төшә,
- авыртулар басыла.
Фото: bashinform.ru