+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
11 июль 2025, 03:30

Җәйнең яме китмәсен!

Җәйнең ямен чебен бетерә, дигән әби-бабаларыбыз. Алай гынамы соң әле!

Җәйнең яме китмәсен!Җәйнең яме китмәсен!
Җәйнең яме китмәсен!
Чебен генә түгел, бал корты, шөпшә, төклетура кебек тагын да куркынычрак бөҗәкләре, еланы, хәтта эте дә бар әле аның... Алардан ничек сакланырга?

Бал корты чакса...

Бал корты чагу файдалы дип саналса да, кайбер кеше өчен бу аяныч булырга мөмкин. Бал кортына аллергия булган кешеләр өчен корт чагу бигрәк тә куркыныч, хәтта үлүчеләр дә бар.

Беренче ярдәм
Әгәр бал корты чакса, пинцет яисә энә белән тизрәк угын алырга кирәк. Чөнки аннан агу бүленеп чыгу дәвам итәчәк. Шөпшә һәм төклетура, бал кортыннан аермалы буларак, угын калдырмый һәм берничә тапкыр тешләргә мөмкин. Укны алганнан соң, шул урынга антисептик белән чылатылган салфетка, аннары авыртуны, шешүне киметү өчен боз куегыз. Аллергия билгеләре булганда, дару эчерегез яисә укол ясарга кирәк.
Анафилактик шок күзәтелгәндә тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Хәвефле сигналлар – тән буйлап кызыл тимгелләр тарала, бит, ирен, тел шешеп чыга, һава җитми, тын кысыла, йөрәк тибеше ешая. Табиблар килгәнче, зыян күрүче кешене уңайлы итеп яткырыгыз, бүлмәне җилләтегез, сулышы буылса, муенын кысып торган киемнәрне чишегез.

Нишләргә ярамый?
Корт чаккан урынны кашырга, җәрәхәткә уксус сөртергә, авыз белән суырып энәсен алырга тырышырга ярамый. Авыртуны тоймас өчен спиртлы эчемлекләр куллану да авыруның хәлен катлауландырырга мөмкин.

Ничек сакланырга?
Бал корты һөҗүм итә башласа, беренче чиратта, бәргәләнмәскә кирәк. Бигрәк тә умарта бакчасында үзегезне тыныч тотыгыз. Кискен хәрәкәтләр ясамагыз. Махсус челтәр башлык, ачык төстәге кием кисәгез ышанычлырак. Бал кортлары янында тәмәке тартмавың яхшырак. Кортлар хушбуй сөрткән, хәмер эчкән кешене дә өнәми.

Эт тешләсә...

Сукбаймы ул, әллә йорт этеме, ярасы җиңелчәме яисә җитдиме – болар берсе дә мөһим түгел. Исегездә тотыгыз, хайван тешләүдән кеше котыру вирусын йоктыра ала. Котыру чире – ул үлемгә китерә торган куркыныч вируслы инфекция. Вирус зарарланган хайванның төкерегендә, күз яшендә, хәтта бәвелендә дә була. Шуңа күрә эт тешләде икән, өйдә үзаллы дәвалана күрмәгез. Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз яисә травматология пунктына үзегез барыгыз. 

Беренче ярдәм
Белгечләр кисәтүенчә, инфекция йоктыру куркынычын киметү өчен мондый очракта тиз эш итәргә кирәк.
* Тиз арада яраны сабынлап, 10 минут дәвамында агып торган су астында юыгыз.
* Яраның читләрен антисептик белән эшкәртегез (йод, спирт, хлоргексидин, фурацилин).
* Яраны кысып, кан чыгарыгыз. Бу вирусның организмга эләгү куркынычын киметәчәк.
* Яраны тулысынча каплау һәм аны инфекциядән саклау өчен коры стериль марля кулланыгыз.
* Әгәр кеше ашыгыч ярдәм килгәнче аңын югалтса, аны ян ягы белән яткырыгыз.

Нишләргә ярамый?
Шуны истә тотыгыз: алкоголь – авыртуны баса торган дару түгел, хәтта аның белән яраны юарга да ярамый, тешләгән урынны яндырырга мөмкин.

Елан чакса...

Беренче ярдәм
Елан тешләгән кешене мөмкин кадәр тизрәк, беренче өч сәгать эчендә дәваханәгә китереп җиткерергә кирәк. Анда аңа елан агуына каршы укол ясала. Дәваханәгә килеп җиткәнче, антигистамин препарат эчерергә кирәк. Шулай ук күп итеп җылымса су эчү зарур, чөнки елан агуы канны куерта. Суны берьюлы түгел, ә өлешләп-өлешләп эчерегез. Тешләнгән урынга җиңелчә генә салкын куярга була. Иң мөһиме: моны интервал белән эшләү. 10-15 минут суытып тотканнан соң, берничә минут сабыр итеп торыгыз.

Нишләргә ярамый?
Агу тәнгә таралмасын өчен елан тешләгән кул-аякны хәрәкәтләндермәгез.  Иң яхшысы — шина кую. Елан тешләгән урынның өске ягына жгут салырга яисә бау белән каты итеп бәйләп, буып куярга һич кенә дә ярамый. Яраны кысмагыз, марганцовка яисә башка дарулар сөртмәгез. Елан тешләгән кешегә спиртлы эчемлек куллану катгый тыела.

Ярадагы агуны суырыргамы?
Белгечләр кисәтүенчә, авызыгызда җәрәхәтләр, тешләрегездә кариес булса, елан агуы сезнең организмга да эләгәчәк. Һәм сез дә зыян күрәчәксез. Аннан соң зыян күргән кешедә берәр нинди авыру, ә канында башка инфекцияләр булу куркынычы да юк түгел. Үзегезне саклагыз! 

Ничек сакланырга?
Еланнар тар үзәнлекләрдә, су буйларында, дымлы урыннарда, чокырларда, хәтта җиләкле аланда да очрарга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, гади кара елан тезгә кадәр генә чага ала. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Әгәр дә шуышып килүче елан күрсәгез, хәрәкәтләнмәгез, аңа узып китәргә ирек бирегез. Ысылдый башласа, акрын гына читкә китү хәерле. Еланга аркагыз белән борылмагыз. Кулларыгызны алга чыгарып, аны куып җибәрергә тырышмагыз. Аяк белән тибәргә, тотып алырга, уйнарга тырышу да яхшылыкка китермәячәк.

Сез – травмпунктта...

Сукбай этнең тышкы кыяфәтен, аның үз-үзен тотышын, муенчагы булу-булмавын, шулай ук бу хәлнең кайда булуын искә төшерергә тырышыгыз. Әгәр дә сезгә хуҗасы булган эт һөҗүм иткән икән, дәваханәгә барганчы ук эт хуҗасының исем-фамилиясен, контакт мәгълүматларын, шул исәптән, яшәү адресын һәм телефон номерын белешегез. Һәм, әлбәттә, эткә нинди прививкалар ясаганнарын сорагыз. Боларның барысын да табибларга хәбәр итәргә кирәк. Мәгълүмат ветеринарларга, эпидемиология белгечләренә һәм хәтта полиция хезмәткәрләренә дә тапшырылачак.

Прививка ясаячаклармы?
Әлбәттә! Котырудан гына түгел, столбняктан да. Сез алардан баш тарту турында гариза яза аласыз, билгеле. Ләкин исегездә тотыгыз, котыру чире үзен тиз генә сиздерми. Хайваннарда авыру симптомнары барлыкка килгәнче 30дан 60 көнгә кадәр вакыт үтәргә мөмкин. Ә кешедә инкубация чоры 10 көннән алып, 1 елга кадәр дәвам итә. Беренче билгеләр тешләгән урында яралар күптән төзәлгәннән соң килеп чыгарга мөмкин. Ә бернинди чара да күрмәгән очракта, ахыры бик аянычлы тәмамланачак. Котыру – дәвалап булмый торган чир.
 
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас