+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
13 Июля 2025, 04:40

Баласын миңа яздырган

– Хатыным белән 10 елдан артык бергә яшәмим, никах таркатылмаган. Ул икенче ирдән бала тапты һәм аны минем исемгә яздырган. Ата булуны дәгъвалау белән бергә никахны таркату буенча гамәлләрнең тәртибе нинди?

Баласын миңа яздырганБаласын миңа яздырган
Баласын миңа яздырган

 – Сезгә судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъва гаризасы Русия Гражданлык-процессуаль кодексының 131-132 мәддәләрендә бәян ителгән кагыйдәләр нигезендә төзелә һәм бирелә. Иң мөһиме: сезгә ике төрле гариза бирергә кирәк: беренчесе – ата булуны дәгъвалау турында (ир белән хатынның яшәү урыны буенча район судына), икенчесе – никахны таркату турында (ир белән хатынның яшәү урыны буенча мировой судьяга). Мондый дәгъва таләпләре бер үк вакытта хәл ителми, чөнки хокук мөнәсәбәтләрендә аерма бар.



Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас