Быел нишләптер миләш чыпчыклары күп. Алар бакчачыларның теңкәсенә тиеп, уңышны алардан алда “җыеп” өлгерә. Җиләк-җимеш пешкән вакытта бакчаларга һөҗүм итүче бу кошлардан ничек котылырга?
Бу сорауга “Россельхозцентр”ның Башкортстан буенча филиалы агрономы Айсылу Камалетдинова җавап бирә.
— Быел чынлап та бу кошлар күбәйде. Вакытында чара күрмәсәң, алар берничә сәгать эчендә бөтен уңышны ашап китүләре ихтимал. Бу кошлар бик кыю, кешедән куркып бармый. Чия, карлыган, крыжовник, бакча җиләген, ирга кебек җиләк-җимешләрне яраталар. Төрле куркыту чараларына тиз өйрәнәләр һәм урап үтү юлларын да тиз табалар.
Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм — иң җиңел котылу юлы — бакчага карачкы кую. Тавышлы әйберләр аларны куркыта: калай банкалар, шешәләр урынлаштырырга була. Магазиннан балалар өчен ясалган төрле җил әйләндергечләр алырга мөмкин. Шулай да кошларның иң курыкканы — ихатадагы песи. Әгәр песиегез булмаса – иске бүрекләр элеп бераз вакыт җимешләрне сакларга була. Мин тагын бер кызыклы чара уйлап таптым. Балаларның иске тубына ярылган көзге кисәкләрен ябыштырдым да, элеп куйдым.Кояшлы көнне ул ялтырап, коштарны куркыта.
Хуҗалык товарлары кибетләрендә агач һәм куакларны ябып куяр өчен махсус челтәр сатыла. Ул да әйбәт ярдәм итә,— дип билгели белгеч.
Автор фотосы.