Карлыганда җиңел эшкәртелүче микроэлементлар, клетчатка һәм башка файдалы витаминнар бар.
Ашказаны җәрәхәте һәм эчәкләр, уникеилле эчәк авырулары вакытында, баш авыртканда көнгә 3 тапкыр 1/4 стакан күләмендә карлыганнан яңа әзерләгән сок эчү ярдәм итә.
Кара карлыганны көнгә 50 грамм ашасагыз, С витаминын организмга тиешле күләмдә кабул иткән буласыз.
Ул – иң бай калий чыганагы. Кан басымы күтәрелүдән бер дигән дәва. Бу җимешне йогуртка кушсагыз, калий һәм кальцийга бай ризык булачак.
Карлыган бактерицид үзлеккә ия, ул авыруларга каршы торырга булышачак.
Автор фотосы.