+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
25 июль 2025, 09:45

Кура җиләге пешкән чак!

Кура җиләгенең дәвалау сыйфатларын борын-борыннан яхшы белгәннәр, аның яфрагын җыеп, кышкылыкка киптереп куйганнар.

Кура җиләге пешкән чак!Кура җиләге пешкән чак!
Кура җиләге пешкән чак!
 Борынгы Грециядә аның җимешләре косметикада да киң кулла­ныл­ган.

Киптергәненә караганда, сутлы, яңа өзелгән кура җиләгендә файдалы матдәләр күбрәк. Аның составында органик кислоталар, шул исәптән салицил кислотасы бар. Шуңа да бу җиләк салкын тиюгә каршы кулланыла, тирне куа, тән температурасын төшерә.
Кура җиләгендә тимер дә күп, ә андагы бакыр күңел төшенкелегенә бирелүдән саклый. Бу татлы җиләк составында булган А витамины тырнакны, чәч тамырларын ныгыта. С витамины организмнан артык сыеклыкны чыгара, андагы холестеринны киметә, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. Кура җиләге варикоз авыруыннан – тамырлар киңәюдән җәфаланганда бигрәк тә файдалы.
Эшкәрткәндә дә әлеге җиләктәге файдалы сыйфатлар югалмый. Бигрәк тә кышкылыкка туңдырып куйган җиләкләрдә барлык витаминнар да яхшы саклана.
Табиблар бөер һәм үт куыгы чире булган очракта кура җиләген кулланмаска киңәш итә. Җиләк составындагы оксалатлар тәндәге сыеклыкны кристаллаштыру үзенчәлегенә ия.

Автор фотосы.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас