+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
26 июль 2025, 05:30

Койма нинди булырга тиеш?

─ Бакча өчен җир участогы алдык. Башлап койма тотарга иде. Биек һәм тоташ койма куючыларга штраф каралган, дип ишеткән идек. Бу дөресме икән?

Койма нинди булырга тиеш?Койма нинди булырга тиеш?
Койма нинди булырга тиеш?
─ Русиядә 53.13330.2019нчы кагыйдәләр җыелмасы бар. Ул бакчачылык ширкәтләре территориясен планлаштыруны һәм төзүне, шул исәптән койма куюны да регламентлый. Аңа ярашлы, участоклар периметры буйлап 1,2-1,8 метр биеклектәге сеткалы койма куярга мөмкин, ә урамнар, юллар һәм участокларның тышкы ягыннан тоташ коймалар тотарга рөхсәт ителә.
 
Бу кагыйдәләр киңәш характерында булса да, судта койма аркасында күршеләр бәхәсе очрагында исәпкә алыначак.
 
Кояш яктысына һәм күрше участоклар арасында һаваның ирекле әйләнешенә комачаулый торган коймалар тоташ санала, нигездә, алар профнастил, кирпеч яки бетоннан эшләнә. Бу очракта күршеләрнең судка бирү хокукы бар. Штрафлар, гадәттә, 1-5 мең сум тәшкил итә.

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас