

Белгечләр җавабына караганда, карлыган яфракларында кара төстәге таплар барлыкка килү аларның антракноз ягъни, гөмбә чире белән авыруын күрсәтә. Әлеге авыруны барлыкка китерүче “җан ияләре” коелган яфракларда кышны да яхшы үткәрә һәм иртә яздан уянып, янә карлыган куагына зыян китерә башлаячак. Гадәттә мондый авыруга агач-куаклар салкын һәм яңгырлы җәй айларында күбрәк дучар була. Шуңа күрә, кара таплар күренә башлагач ук ашыгыч чаралар күрергә кирәк.
Иң беренче, көз җиткәнне көтмичә һәм яфраклар коела башлаганчы ук карлыган үскән урында яфракларны җыеп алырга, җирне, бигрәк тә куак төпләрен яхшылап казырга кирәк. Болай эшләү киләсе елда антракноз барлыкка килүен һәм аның таралуын киметәчәк.
Шуны да онытмагыз, язын — карлыган чәчәк атканчы куакны “Азофос” препараты сиптереп эшкәртергә кирәк. “Топсином” дигәне дә нәтиҗәле.
Әгәр үсентеләрдә бу авыру билгеләрен соңрак күреп калгансыз икән, үзе бетәр әле яисә зыяны булмас, дип тынычланмагыз. Ул үзеннән-үзе юкка чыкмый, киресенчә, агач-куакка ашыгыч ярдәм күрсәтмәгәндә, аның бөтенләй коруы һәм җимеш бирмәве ихтимал.
Тиз арада карлыган куагын кальцийлы сода белән эшкәртергә кирәк. Ул суда һәркайсы 50шәр грамм күләмендә сода һәм кыргыч аша чыгарылган кер (әче) сабынын эретеп ясала. Аны 7-10 көн ара белән ике-өч тапкыр сиптерергә кирәк.
Сыер тизәге төнәтмәсе, яисә тирес суы белән дә куакларга бу чирдән арынырга ярдәм итеп була. Антракнозга каршы көрәшүдә бу чара халыкта ышанычлы ысул булып тора. Бер литр төнәтмәне суда бутарга кирәк. Аны өч көн дәвамында тоталар һәм суда сыеклыйлар. Аны сөзгәннән соң, авыру билгеләре булган карлыган куакларына сибәләр.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.