Яңгырлы җәй күп җирләрдә бәрәңге уңышын куркыныч астына куйды. Дымлы туфрак бактерияләр һәм гөмбәчекләрнең үрчүе өчен идеаль шартлар булдыра, алар бәрәңгене эчтән дә, тыштан да зарарлый ала. Уңышны ничек саклап калырга соң?
Тәҗрибәле агроном һәм Көньяк Урал бакчачылык һәм бәрәңге үстерү институты җитәкчесе Кайрат Сатбаев әйбәт киңәшләр бирә. Аның сүзләренә караганда, су баскан яшелчә бакчаларында да уңыш җыеп алып була әле, әмма махсус чаралар күрергә кирәк.
Барыннан да элек, казып алынган бәрәңгене, аның өслегеннән бактерияләрне һәм гөмбәчек спораларын бетерү өчен яхшылап юарга кирәк. Аннары һәр бәрәңгегә игътибар белән карарга кирәк. Саклауга бары тик сәламәт, таплар, зарарланулар һәм черү билгеләре булмаган бәрәңгене салыгыз.
Бәрәңгене яхшырак саклау өчен эксперт вермикулит — артык дымны сеңдерә һәм уңайлы микроклимат булдыра торган табигый минерал кулланырга киңәш итә. Саклау урынын да яхшылап әзерләү мөһим. Бәрәңге салачак базны чистартырга һәм дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртергә кирәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы