

Башкортстанда яшәүчеләр почта аша һәм Дәүләт хезмәтләрендә алар турындагы мәгълүматларны бердәм хәрби исәп реестрына кертү турында белдерү кәгазе ала. Бу хәбәрләр нәрсәне аңлата һәм аларны ничек кабул итәргә? Эксперт – адвокат Роман Петров әлеге сорауларга ачыклык кертте.
1. БУ НИНДИ РЕЕСТР?
Элек хәрби исәптә торучылар турындагы бөтен мәгълүмат кәгазь төрдә военкоматларда сакланды. Быелдан Русиянең Оборона министрлыгы һәм Санлы үсеш министрлыгы хәрби исәпкә кую реестрын электрон төрдә эшләде. Бу ─– Дәүләт хезмәтләре, салым һәм башка хезмәтләр мәгълүматлары буенча хәрби бурычлылар турында мәгълүматны автомат рәвештә җыючы, аларны исәпкә куючы һәм гражданнар турындагы белешмәләрне актуальләштерүче мәгълүматлар базасы. Хәрби бурычлы русиялеләрнең әлеге электрон базасына керү мөмкинлеге Русиянең Оборона министрлыгында гына бар.
Әгәр дә ашыгыч рәвештә резервта торучыларны чакырырга кирәк икән, военкомат (мөһим! Бу мотлак мобилизация түгел, резервта торучыларны даими рәвештә җыеннарга һәм медицина тикшеренүләренә дә җыялар) моны искечә кәгазь повестка җибәреп түгел, ә заманча технологияләр ярдәмендә – Дәүләт хезмәтләре аша эшләячәк.
Бу хакта ир-егетләргә җиткерелде.
2. БЕЛДЕРҮ КӘГАЗЕ АЛГАН ОЧРАКТА НИШЛӘРГӘ?
Белдерү кәгазе ─ ул повестка түгел! Гади генә итеп әйткәндә, хәрби исәптә торучы гражданнарга, элек алар турындагы мәгълүмат кәгазь төрдә саклана иде, ә хәзер электрон төрдә дә булачак, дигән хәбәр килде. Ватан ир-егетләрне: “Үзеңнең хәрби бурычлы булуыңны онытма!” –─ дип кисәтә.
Әгәр мондый белдерү кәгазе алгансыз икән, берни дә эшләргә кирәкми. Бу чакыру да, ниндидер гамәлләр өчен нигез дә түгел. Белдерү кәгазе бары тик мәгълүмат бирә һәм бернәрсәгә дә мәҗбүр итми. Кызыксыну йөзеннән сылтамалар буенча күчеп, шәхси мәгълүматларыгызны чагыштыра аласыз.
3. БЕЛДЕРҮ КӘГАЗЕН ПОВЕСТКАДАН НИЧЕК АЕРЫРГА?
Электрон повестка кәгазь төрендәгесе кебек үк, тагы да документның дөреслеген раслау өчен кирәкле санлы имзасы да бар. Электрон повесткада түбәндәгеләр күрсәтелә:
* хәрби хезмәткә чакырылучының исеме һәм фамилиясе;
* яшәү урыны;
* военкоматка килү датасы һәм вакыты;
* чакыру сәбәбе;
* военкоматның адресы.
Электрон повесткалар Дәүләт хезмәтләренә килә. Карау өчен белешмәләргә кереп, хәрби комиссариаттан хәбәрне табарга кирәк. Шулай ук, үз повесткаңны, Дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләнеп, реестрповесток.рф сервисында да табарга мөмкин.
4. ИГЪТИБАРСЫЗ КАЛДЫРСАҢ, НӘРСӘ БУЛАЧАК?
Әгәр дә повестка турындагы хәбәрне “онытсаң” һәм укымасаң, 7 көннән соң ул тапшырылган, дип саналачак. Шуннан соң хәрби хезмәткә чакырылучыга Дәүләт хезмәтләрендә күрсәтелгән телефоннан шалтыратырга тырышачаклар, аның янына теркәлү адресы буенча хәрби комиссариат хезмәткәрен җибәрәчәкләр һәм, әгәр кешене тапмасалар һәм качып йөрүен ачыкласалар, административ хокук бозу турында беркетмә төзиячәкләр. Әгәр граждан моннан соң да үзенең килмәвенең нигезле сәбәбен аңлатырга килмәсә, (ә алар, чыннан да, төрле булырга мөмкин: авырып киткән, командировкада булган, чит илдә яисә башка төбәктә ял иткән ─ болар барысы да нигезле сәбәпләр), әгәр нигезле сәбәпләр булмавын ачыкласалар, суд штраф һәм чикләүләр турында карар кабул итәчәк: качкыннар автомобильне теркәү, милек белән алыш-биреш итү, кредит алу, ИП теркәү һ. б. хокукларын югалта. Шуны белү дә мөһим: суд карары военкоматка килү бурычын гамәлдән чыгармый!