Август ─– бигрәк тә булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен иң киеренке ай. Мәктәп формасын әзерләргә, рюкзак сайларга, җитмәгән канцелярия кирәк-яракларын сатып алырга кирәк. Әлеге эш-мәшәкатьләр арасында балага барысыннан да элек әйберләр түгел, ә сезнең кайгыртучанлык һәм сөю кирәклеген онытмау мөһим.
Тынычлык саклагыз
Беренче сентябрь балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә бәйрәм генә түгел, ә тормышта мөһим этап һәм зур стресс та. Бу очракта өлкәннәргә, тәү чиратта, үзләрен кулга алырга һәм тынычлык сакларга кирәк. Гаиләдә уңай мохит булдыру, баланы һәм үзеңне уңай якка көйләү мотлак. Дусларыгыз, картәни-картәтиләрегез белән җыелыгыз, мәктәп елларыгызның ничек үтүе турында хатирәләр кичәсе оештырыгыз, мөгаен, бик күп күңелле вакыйгалар булгандыр. Булачак укучы нинди проблемалар белән очрашырга мөмкин булуын һәм аларны ничек җиңәргә кирәклеген аңласын өчен авырлыклар турында да сөйләшергә курыкмагыз.
Танылган балалар психологы Катерина Мурашова билгеләвенчә, беренче сыйныфта бала берьюлы өч төрле стресс кичерә. Беренчесе –─ иммунологик, беренче сыйныф укучысы зур коллективка эләгә һәм җиңәргә кирәк булган төрле вируслар белән очраша. Икенчесе – социаль. Монда бала җәмгыятьтә үз урынын эзли, яңа шартларга яраклаша. Өченчесе ─– уку стрессы. Сүз укый-яза белү турында түгел, ә бер урында 45 минут утыру, нәрсә дә булса әйтергә теләсәң, кулыңны күтәрү, укытучының сорауларына җавап бирү зарурлыгы турында.
Шуңа күрә сабыйда стресска каршы тору сәләтен үстерергә, үзеңнең хафаларың белән хәлне катлауландырмаска кирәк. Стрессны җиңүнең иң яхшы ысулы — мәктәпле уйнау: яңа балалар белән танышу, үзең турында сөйләү, тирә-юньдәге тормыш белән кызыксыну.
Сабый бакчага йөрмәгән булса
Балалар бакчасына йөрсә, яшьтәшләре белән аралашса, бала мәктәптә үзен ышанычлырак хис итә. Ул инде яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрне җайга сала белә, педагогның кисәтүләрен тыңлый һәм кабул итә, биремнәрне үти ала. Вирусларга каршы тору сәләте дә күп тапкырга арта.
Ләкин бала өйдә генә тәрбияләнсә, нишләргә? Бу очракта балалар төркемнәрдә шөгыльләнә торган мәктәпкә әзерлек курсларын узу хәерле. Төрле яшьтәге балалар үскән гаиләләр белән ешрак аралашыгыз. Бала үзенең җир йөзендә бердәнбер түгеллеген, тирә-юньдәгеләрнең дә үз теләкләре һәм ихтыяҗлары барлыгын аңларга тиеш.
Беренче укытучыны игътибар белән сайлагыз. Өйдә генә тәрбияләнгән балалар тәнкыйтьне һәм аеруча боеруларны авыр кабул итә. Алар куркырга, үз эченә бикләнергә мөмкин, укуга кызыксыну югалачак. Монда балага укытучының ни өчен ачулануын, кемнедер тиргәвен аңлату мөһим. Укучы шуны аңларга тиеш: укытучы аның үзен шәхес буларак түгел, ә, мәсәлән, дөрес үтәлмәгән бирем өчен тәнкыйтьли.
Нәрсәләр эшләргә ярамый?
Барыннан да элек, баланы “развивайка”лар, түгәрәкләр һәм секцияләр белән артык йөкләмәгез. Аның мәнфәгатьләрен исәпкә алыгыз һәм буш вакыт калдырыгыз. Мәктәпкә барган сабыйга укудан соң яхшы ял кирәк. Атнага ике-өч өстәмә дәрес җитә.
Балага җайлашу җиңелрәк булыр, дип, беренче сыйныф программасын алдан узарга да кирәкми. Мондый әзерлек укуга мотивацияне киметә, дәресләрдә аңа күңелсез булачак.
Баланың һәр адымын контрольдә тотмагыз, биремнәрне аның өчен эшләмәгез. Яшь кешегә үсәргә комачауламагыз! Ул инде мөстәкыйль рәвештә рюкзагын җыя, ручкаларны һәм дәфтәрләрне сала, өй эшен эшли ала. Әгәр ул үзе сораса, балага ярдәм итәргә әзер булыгыз, ул һәрвакыт сезнең ярдәмгә исәп тота ала, дип аңлатыгыз.
“Мәктәптә укытучы синең белән болай утырмаячак!” – дип, баланы куркытмагыз. Алай сез балада бары тик борчылу тудырачаксыз һәм укуга кызыксынуын бетерәчәксез. Шул ук вакытта сыйныфта барысы да шәп, җиңел һәм күңелле булачак, дияргә дә ярамый. Юкса, мәктәпнең күңел ачу урыны түгеллеген аңлагач, ул бик нык күңелсезләнәчәк.
Көн тәртибен дөрес оештыру кирәк
“Роспотребнадзор” белгечләре билгеләвенчә, дөрес көн режимы, йокы, туклану яхшы уку өчен мөһим шарт булып тора. Бигрәк тә яңа график белән беренче тапкыр очрашкан, йөкләнешкә әле яңа гына күнегә башлаган беренче сыйныф укучылары өчен. Дөрес көн тәртибе аларның сәламәтлеген саклап калачак.
1 сентябрьгә кадәр бала юынырга, иртәнге ашны ашарга, идеалда –─ иртәнге зарядка ясарга өлгерсен өчен аны вакытында торырга өйрәтегез. Мондый әзерлек укуның беренче көннәрендә арыганлыкны бетерергә ярдәм итәчәк.
Укучының дөрес туклануын, укудан соң ял итүен, урамга йөрергә чыгуын игътибар үзәгендә тотыгыз. Тагы да баланы үз вакытын дөрес файдаланырга өйрәтү мөһим. Бу күнекмә аңа укуда гына түгел, зур тормышта да ярдәм итәчәк, дисциплина һәм җаваплылык формалаштырачак.
БУ – МӨҺИМ!
“Ышаныч телефоны” ярдәм итәчәк
Курку, үпкәләү, ялгызлык — бу хисләрне һәрберебез: өлкәннәр дә, кечеләр дә кичерә. Балалар һәм үсмерләр, шулай ук, аларның ата-аналары өчен Башкортстанда тәүлек әйләнәсенә түләүсез “ышаныч телефоны” эшли: 8-800-2000-122 яисә 124. Аңа теләсә кайсы кесә яки стационар телефоннан шалтыратырга, үз борчуларың турында сөйләргә һәм тәҗрибәле психолог ярдәмен алырга мөмкин.