+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 Сентября 2025, 06:56

Чибәрләнебезме, кызлар?

Елның кайсы фасылында да матур күренәсе килә. Көзен бит тиресенә аеруча игътибар кирәк. Кыйммәтле косметик чаралар алырга ашыкмагыз, әйдәгез, кул астында булган нәрсәләрдән файдалы рецептлар өйрәнәбез.

Чибәрләнебезме, кызлар?Чибәрләнебезме, кызлар?
Чибәрләнебезме, кызлар?

Юыныр өчен лосьон.
Савытка бер калак яшел чәй, ике тамчы гөлчәчәк мае, бер стакан кайнап чыккан су салабыз һәм, яхшылап ябып, бер тәүлек тотабыз. Соңыннан янә бер стакан кайнаган су кушып, 40-45 минут төнәтәбез, сөзәбез. Иртәле-кичле битне чистартабыз. Суыткычта ике-өч көн саклана.

Агартучы пилинг.
Берничә ногыт борчагын йомшарганчы пешереп алабыз. Изәбез һәм бер калак зәйтүн мае, берничә тамчы лимон суты кушабыз. Биткә сөртеп, 20 минуттан юып алабыз.

Кабактан битлек.
Кабакны чистартып, йомшагын вак итеп турыйбыз. 250 грамм су, 375 грамм аракы кушып, кайнатып алабыз, сыекчасын түгәбез. Изеп, битлек әзерлибез. Йоклар алдыннан сөртәбез. 30 минуттан боткасыман массаны биттән алабыз, ләкин юмыйбыз. Иртән юып алгач, бит тиресе якты һәм матур булачак.

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас