

3 литрлы банка төнәтмә өчен:
1 аш кашыгы солыны юыгыз. Юганда буш солы бөртекләрен алып ташлагыз. Солы өстенә 3 литр су коегыз да, кәстрүлдә кайнатыгыз. Кайнаганда тәүдә солы өскә калка, соңрак кайный-кайный аска төшә. Арытаба кайнатманы сөзеп, банкага салыгыз.
Төнәтмәне көн саен ач карынга бер чынаяк эчәргә кирәк. Аны суыткычта саклагыз. Ике банка эчкәннән соң, өч атна ял итәргә, аннары тагын кабатларга.
Әлеге төнәтмә кул-бармаклар оюдан да ярдәм итә.
Фото: ufa.rbc.ru