Айлар буена туктаусыз яуган яңгырлар аркасында бәрәңгеләр су эчендә диярлек үсте. Быел бәрәңгене ничек сакларга? Бу сорауга төбәк буенча “Россельхозүзәк” белгечләре җавап бирә.
Үсемлекләрне саклау бүлеге җитәкчесе Эльма Садыйкова бәрәңгене алырга ике атна алдан, җирне җилләтү һәм бераз киптерү өчен, сабагын чабарга, ә үсемлекнең бөтен көчен нәкъ менә бәрәңге бүлбеләренә юнәлтергә киңәш итә.
Бәрәңгене алгач, бүлбеләрне киптерүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Мондый яңгырлы җәйдән соң хәтта яхшы киптерелгән, юеш туфрактан чистартылган бәрәңгене дә гадәттәгедән бераз озаграк тотарга кирәк.
"Шуны истә тотарга кирәк: черек авыруы, фитофтор бәрәңгедә тиз генә күренмәячәк. Бүлбеләр тыштан сәламәт, нык булып күренергә мөмкин, ләкин баскаласаң, кабыгы ярыла һәм соры су чыга, бу — соры черек. Фитофтор бүлбеләрдә башта зур булмаган зарарланган урыннарда күренә, ләкин акрынлап бөтен бәрәңгегә таралачак", - дип аңлата белгеч.
Җыелган бәрәңгене 4-5 көн тотарга, җилләтелә торган бүлмәдә лапас астында тагын да озаграк киптерергә була, аннары гына яхшылап берәмтекләп карап чыгарга кирәк.
Базга салыр алдыннан бәрәңге бүлбеләренә агач көле яисә акбур сибү яхшы булачак. Баз алдан ук чүп-чардан һәм былтыргы бәрәңге калдыкларыннан чистартылырга тиеш. Аны яхшылап дезинфекцияләргә кирәк: гөмбәчекләрдән һәм күгәректән чистартырга, киптерергә, агартырга да мөмкин. Агартканнан соң аны киптерәләр. Дезинфекциянең тагын бер ысулы - яшелчә базында күкерт шашкасын яндыру, бу процесс авыру кузгатучыларны юк итәчәк.
"Бәрәңгене зур тартмага күп итеп салсаң, озак сакланмаячак. Уңышны берничә агач тартмага бүлегез. Бәрәңге бүлбеләрен бәрмичә генә салыгыз: теләсә нинди тырналган, бәрелгән урын бактерияләр оясы булырга мөмкин. Яңгырлы җәйдән соң уңышны яхшылап саклап калу өчен базда ышанычлы вентиляция булдырырга кирәк. Мөмкинлек булса, аны кышка мөмкин кадәр озаграк япмасаң яхшырак булачак», — дип киңәш итә Эльма Садыйкова.
Һәм тагын бер эш — бозык бәрәңгеләрне аерып алу өчен вакыт-вакыт бүлбеләрне берәмтекләп карап чыгарга кирәк.
Автор фотосы.