-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 сентябрь 2025, 10:00

Помидордан соус ясагыз!

Помидорларның күп вакыты. Шуңа без әле аларны төрле ризыкларда мул итеп кулланабыз. Нинди ризыклар помидорны “ярата”? Әлбәттә, төрле макарон, спагетти кебекләре. Әйдәгез, бүген бик җиңел эшләнә торган тәмле соус әзерлибез.  

Помидордан соус ясагыз!
Помидордан соус ясагыз!

Кирәк булачак:
помидор — 4-5;
суган — 150 грамм;
сарымсак — 2-3 теш;
үсемлек мае — 50 миллилитр;
петрушка (яисә башка аштәмләткечләр) — 30 грамм;
тоз, борыч — тәменчә.

Суганны, яшел аштәмләткечләрне вак итеп турагыз, помидорны кайнап чыккан суга салып алып, кабыгын әрчегез.
Үсемлек маен (зәйтүн мае булса, яхшырак) табада бераз кыздыргач, суганны салып, алтынсу төскә кергәнче көтегез.

Помидорларны блендерда изегез яисә кыргычтан чыгарыгыз һәм суган янына кушыгыз. Томалап, 7-10 минут пешерегез. Тоз, борыч, вак итеп туралган сарымсак өстәгәч, бер-ике минуттан яшел аштәмләткечләр салыгыз һәм уттан алыгыз.

Бу соусны кушкач, спагетти телне йотарлык булырга тиеш!
Тәмле булсын!

Ә сез помидордан тагын ниләр әзерлисез, дуслар?

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас