+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
12 сентябрь 2025, 05:44

"Шагыйрәнә" алма бәлеше нинди була?

Бик тәмле була! Сез дә аны бик җиңел әзерли аласыз. Әйдәгез, өйрәнәбез!  

"Шагыйрәнә" алма бәлеше нинди була?"Шагыйрәнә" алма бәлеше нинди була?
"Шагыйрәнә" алма бәлеше нинди була?

Шагыйрә Марина Цветаеваның бик тә билгеле бер рецепт буенча әзерләнүче алма пирогын яратканы билгеле. Бу хакта тарихи хатларда да искә алына. Күренекле шагыйрә яраткан ризыкны әзерләү әллә ни авырлык таләп итми, без дә аны бер дигән итеп мичтә пешереп алыйк әле!

Камыр өчен кирәк:
он – 160 грамм;
камыр йомшарткыч – 1 калак;
акмай – 100 грамм;
каймак – 70 грамм (2 кашык).

Крем өчен:
йомырка – 1;
шикәр – 200 грамм;
каймак – 200 грамм;
он – 2 кашык.

Эчлек өчен — 3 зур алма.

Он, каймак, май һәм камыр йомшарткычны кушып, камыр басабыз һәм аны суыткычка алып куябыз.
Хәзер крем һәм эчлекне әзерлибез. Йомырка, шикәр, каймак, онны бергә кушып, туглыйбыз, җиңелчә күпертәбез.

Алмаларны әрчеп, чистартып, юка итеп турыйбыз.
Камырны табага кул белән җәеп урнаштырабыз, таба читләренә күтәрәбез.

Алмаларны салабыз һәм өстенә крем коябыз.
180 градуска җылытылган мичтә 50 минут тирәсе пешерәбез.

Бу пирог салкын килеш тә бик тәмле була. Ләкин җылы килеш үк юкка чыгу ихтималы зур.
Тәмле булсын!

Фото: "fi.pinterest.com"

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас