+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
13 сентябрь 2025, 08:00

“Социалка”ны кайтарырга мөмкинме?

— Мин хезмәт ветераны, үз вакытында социаль хезмәтләр җыелмасыннан акчалата түләү файдасына баш тарттым. Хәзер моңа үкенәм, чөнки шифаханәгә путевка да, бушлай дарулар да ала алмыйм. “Социалка”ны кайтарырга мөмкинме һәм мин нәрсәгә исәп тота алам?

“Социалка”ны кайтарырга мөмкинме?“Социалка”ны кайтарырга мөмкинме?
“Социалка”ны кайтарырга мөмкинме?
─ Социаль хезмәтләр җыелмасын натураль чагылышта яисә акчалата эквивалентта алырга мөмкин. Теләк булганда гражданнар, Социаль фонд бүлегенә гариза биреп, җыелманы алу ысулын үзгәртә ала.
 
Бүген республикада 316 мең ташламага ия кеше социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы. Аларның 116 меңнән артыгы тулы җыелманы яисә аның бер өлешен натураль рәвештә ала. Сүз шифаханә-курортларда дәвалануга юлламалар бирү, дәвалану урынына шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта бушлай бару һәм кайту, дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны дәвалау туклануы продуктлары белән тәэмин итү турында бара.
 
Быел җыелманың бәясе аена 1728,46 сум тәшкил итә. Шул исәптән дарулар өлеше –─ 1331,3 сум, шифаханә-курортларда дәвалану ─– 205,95 сум, юл йөрү ─– 191,21 сум.
Әгәр граждан җыелманы алуның гамәлдәге ысулын киләсе елда да сакларга тели икән, гариза бирергә кирәкми. Әгәр дә ул аны үзгәртергә теләсә, 1 октябрьгә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңа форма киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
 
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Күпфункцияле үзәк, яки Социаль фондның клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
 
Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас