

"Кызымның күзләре начар күрә, линзалар кия. Кайчак төнгә салырга оныта, болай ярыймы?"
Хат авторына белгеч җавап бирә.
"Линзаларны йокларга ятар алдыннан салырга кирәк. Көндез күз сулый, ә йоклаганда алар йомылгач, һава керми, күз тамырлары киңәя. Чит предмет кан тамырларын кыса, тиешенчә тукланырга бирми, бу кан тамырлары үлүгә китерә ала. Шуңа аны салу мәҗбүри.
Фото: телеграмм-каналдан.