

Кыздырылган сарымсакны өч көнгә бер тапкыр ашарга кирәк. Ул — бик көчле табигый антибиотик.
Ашаганнан соң бер тәүлек үткәч тә аның организмга тәэсире саклана. Әлеге яшелчә организмдагы паразитларны үтерә, токсиннардан котылырга булыша. Моның өчен аны табада кыздырып яисә газ мичендә пешереп ашарга кирәк. Болай әзерләгәндә исе дә булмый, файдалы үзлекләре дә саклана, тулысынча үзләштерелә дә.
Кыздырылган сарымсак кандагы холестерин күләмен киметә, ашказаны-эчәк трактын, артерияләрне чистарта, кан басымын көйли. Ашказаны авырткан кешеләргә дә зыяны юк. Ябыгырга теләүчеләргә дә аны ашарга киңәш ителә, чөнки ул матдәләр алмашын яхшырта.
Сарымсакны ашаганнан соң күп итеп сыекча эчегез.