+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
20 Сентября 2025, 02:40

Кибеттә товар ватсагыз...

— Әгәр мин ялгыш кына ки­беттәге товарны төшереп җибәреп, ватсам, нишләргә? Аның өчен мин түләргә тиешме?

Кибеттә товар ватсагыз...Кибеттә товар ватсагыз...
Кибеттә товар ватсагыз...
─ Кибеттә ватылган товар өчен кем түләргә тиеш? Бу аның кем гаебе белән ватылуына бәйле. Бәлки сәүдә залында рәтләр арасындагы урын бик аздыр, идәнне сөртмәгәннәр һәм ул артык тайгактыр, яки тиз ватылучы предмет киштәнең иң кырыенда торгандыр. Ул чагында җаваплылык кибеттә ята.
 
Әгәр товар сезнең гаебегез белән ватылмаса, нишләргә? Хезмәткәрләргә хәлне аңлатыгыз, камералардан язмаларны тикшерүне сорагыз. Товарны вату турында акт төзүне таләп итегез, анда хәл тасвирланырга һәм шаһитлар имзаларын куярга тиеш.
 
Исегездә тотыгыз: сезне товар өчен урында түләттерә алмыйлар, кибет җитәкчелеге полиция чакыртырга, ә соңыннан судка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
 
Ләкин кибет товарның сезнең гаеп белән ватылуын исбатлый икән, зыянны капларга туры киләчәк. Мәсәлән, сез аны кулыгызга алдыгыз һәм төшереп җибәрдегез, яки сәүдә залында арба белән саксыз эш иттегез. Товарны 14 яшьтән кечерәк бала зарарлаган икән, ата-аналар җаваплы.
 
Үзегезнең хокукларыгыз бозылган дип саныйсыз икән, “Роспотребнадзор”ның бердәм консультация үзә-
генә – 8-800-555-49-43 (тәүлек әйләнәсенә) яки
+7 (800) 775-01-70 телефоны буенча “кайнар элемтә”гә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас