+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
24 сентябрь 2025, 09:35

Сатып алырга теләдем генә...

— Өч ай элек наркотик матдәләр сатып алырга омтылыш ясадым. Ул вакытта тоткарланмадым, матдәне тапмадылар, тартып алмадылар. Өч айдан соң сату белән шөгыльләнгән кешене тоткарладылар, аның телефонында минем белән язышу табылган. Миңа нәрсәгә әзерләнергә кирәк? 

Сатып алырга теләдем генә...Сатып алырга теләдем генә...
Сатып алырга теләдем генә...

– Күп нәрсә саткан кешенең күрсәтмәләренә бәйле булачак. Наркотик матдәләрне сатып алу һәм тарату гына закон буенча эзәрлекләнә. Сезнең очракта наркотик матдәләр сатып алу нияте булган, ләкин сез сатып алмагансыз. Сезне хат язышу табылуга бәйле, сорау алуга чакырырга мөмкиннәр. Әгәр язышудан сезнең дә сатуга катнашлыгыгыз барлыгы ачыкланса, сак астына алынуга әзерләнергә кирәк.

Сорау алуга чакырганда җинаять эшләре буенча адвокат җәлеп итәргә киңәш итәбез.

Фото:пресс-служба МВД по Башкирии

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас