+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
24 сентябрь 2025, 06:58

Ясмык ашап яшәгез!

Ни өчен, дисезме?  

Ясмык ашап яшәгез!Ясмык ашап яшәгез!
Ясмык ашап яшәгез!

Галимнәре нинди ризыкның кешеләрнең эндокрин һәм йөрәк-кан тамырлары системасын яхшырта алуын ачыклаган. Алар кызыл һәм яшел ясмыктан (чечевица) әзерләнгән ризык диабет һәм гипертониядән җәфаланучы пациенлар өчен искиткеч файдалы икәнен раслый.
Галимнәр 24 өлкән кеше катнашлыгында тәҗрибә үткәргән.

Аларга ике төрле туклану ысулы тәкъдим ителгән: 1:1 нисбәтендә дөге белән ясмык яисә бәрәңге белән ясмык.

Тәҗрибәдә катнашучыларның канындагы шикәр дәрәҗәсен ашарга ике сәгать кала һәм ашаганнан соң ике сәгать үткәч үлчәгәннәр.

Моңа кадәр дөгене ясмыксыз ашаучыларның шикәр дәрәҗәсе 20 процентка кимрәк булып чыккан. Ә бәрәңге белән 35 процентка кимегән.

Моннан тыш, ясмыклы ризыклар ашаучыларның холестерин дәрәҗәсе дә кимегән, кан басымы да нормага килгән. Галимнәр моны ясмыкта кыйммәтле витаминнар һәм микроэлементлар күп булуы белән бәйли.

Фото: “foodily.ru”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас