+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
25 сентябрь 2025, 09:30

Түтәлләрне кайчан казырга?

Көзенме, әллә бу эшне язга калдырыргамы?

Түтәлләрне кайчан казырга?Түтәлләрне кайчан казырга?
Түтәлләрне кайчан казырга?
Бакчада көзге эшләр тәмамланып килә. Уңыш җыеп алганнан соң җирне эшкәртергәме, әллә бу эшне язга калдырыргамы? Күпләр бу сорауга төгәл генә җавап таба алмый.

Ә менә тәҗрибәле бакчачылар көзен җирне казып калдыруның уңай якларын билгели. Бигрәк тә каты, авыр туфраклы җирнең структурасын җиңеләйтү, һава белән баету өчен әлеге эшне башкарырга кирәк, диләр.

Өстәвенә, җирне казып әйләндергәндә түбәндә кышлаучы корткычлар өскә чыга һәм салкында туңып юкка чыга. Тик моның өчен тирән итеп казырга һәм кәсләрне вакламаска кирәк. Шулай иткәндә,кар тоту өчен уңайлы шартлар барлыкка килә, ә кар күп булганда җир мул итеп дым туплый.

 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас