-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 сентябрь 2025, 12:15

Яшелчәләрне салкын суга салмагыз...

Хуҗабикәләр колагына берничә файдалы киңәш.

Яшелчәләрне салкын суга салмагыз...
Яшелчәләрне салкын суга салмагыз...
Салкын көннәр башлану белән яшелчә-җимешләрне күбрәк кулланырга кирәк, ди белгечләр.Үзебезнең бакчада үскән яшелчәләрне дә онытмаска кирәк. Бигрәк тә тозлаган кәбестә табында һәркөн булырга тиеш. Ә менә яшелчәләрнең витаминнары саклансын һәм файдасы булсын, дисәгез, түбәндәге киңәшләргә дә колак салыгыз.

Яшелчәләрне пешерер алдыннан гына чистарталар һәм турыйлар. Аларны суда озак тотарга ярамый, чөнки витаминнары югала.

Файдалы матдәләрнең байтагы яшелчә пешкән шулпага чыга, шуңа күрә аны түкмәгез, аш, соуслар әзерләүгә файдаланыгыз.

Яшелчәләрне салкын суга салмагыз, кайнап торганына салыгыз, шулай эшләсәгез, витаминнарны күбрәк саклап калырсыз.

Туңдырылган яшелчәләрне эретергә тырышмагыз, шундук кайнап торган суга салыгыз. Шулай эшләгәндә алар тәмлерәк тә була, витаминнары да яхшырак саклана.

 
Автор фотосы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас