

Кабак балы әзерләү өчен, зур булмаган кабак һәм бал кирәк була.
Кабакның сабак очын кисеп, орлыкларын,җепселләрен алырга. 7-8 сантиметр тулып җитмәслек итеп бал салырга һәм капкачы белән капларга. Тутырылган кабакны 7-10 көн салкынча урында тотарга. Барлыкка килгән кабак балын чиста банкага агызырга һәм суыткычка куярга.
Кабак балы витаминнарга бай, холестеринны киметә, атеросклероздан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый, бавырны чистарта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
Көнгә өч мәртәбә, ашарга 30 минут кала, 1 аш кашыгы кабарга була. Дәвалану вакыты — 21 көн.
Фото: телеграмм-канал.