+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
5 октябрь 2025, 04:30

Подъездга велосипед куярга ярыймы?

─ Без күпкатлы йортта яшибез. Кайчак баланың коляскасын, велосипедын подъездда калдырырга туры килә. Күршеләр шуңа каршы төшә, суд белән яныйлар. Бу, чыннан да, законга каршы киләмени?

Подъездга велосипед куярга ярыймы?Подъездга велосипед куярга ярыймы?
Подъездга велосипед куярга ярыймы?
─ Подъездларда коляскалар, балалар чаналары, велосипедлар һәм башка шәхси әйберләр калдырырга ярамый. Бу тыю янгынга каршы режим кагыйдәләре һәм янгын хәвефсезлеге таләпләре турындагы техник регламент нигезләмәләре белән көйләнә.
 
Мондый гамәлләр Административ хокук бозулар турында кодексның 20.4 мәддәсенә туры килә. Эвакуация юлларын каплаган өчен гражданнар кисәтү, яки 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф алырга мөмкин.
 
“Роскачество” сайты мәгълүматлары буенча, подъездларда шәхси әйберләрне саклау тыела, чөнки бу янгын хәвефсезлеге һәм торакны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен боза. Тиз янучан предметмы, юкмы ─ бу барыбер хокук бозу булып санала. Шикаять белән идарәче компаниягә һәм МЧСка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас