+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
6 октябрь 2025, 07:00

Җылы көннәрдә чәчеп калыгыз...

Бакчагыз иртә яздан шау чәчәккә күмелер.

Җылы көннәрдә чәчеп калыгыз...Җылы көннәрдә чәчеп калыгыз...
Җылы көннәрдә чәчеп калыгыз...
Кайбер чәчәк орлыкларын көздән чәчеп калдыру яхшырак. Шулай эшләгәндә, иртә яздан бакчагызда аллы-гөлле чәчәкләр тирә-якка хуш ис таратып, ямь биреп утырачак. Көннәр салкынайта башлагач, җылы көннәр инде башкача булмаячагын белгәч, орлыкларны чәчәргә була. Бу очракта алар чиргә дә бирешми, нык булып үсә. Бигрәк тә саргылт-кызыл эре чәчәкле искиткеч матур гайлардиянең, ап-ак төсле, хуш исле арабисның, чагу төстәге чәчәкләре белән күзнең явын алырлык эшшольциянең һәм меңъеллыкның орлыкларын нәкъ менә октябрьдә чәчү отышлырак. Орлыкларны чәчкәч, өстенә ком сибеп, бер катлам кипкән яфраклар белән капларга онытмагыз.

 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас