-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 октябрь 2025, 14:20

Төнлә тезләрең сызласа...

Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебез ясыйк.

Төнлә тезләрең сызласа...
Төнлә тезләрең сызласа...
Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебезгә ясарга да мөмкин. Моның өчен алой гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы ачы кызыл борыч, бер аш кашыгы кипкән канлы үлән (чистотел) ваклап турарга кирәк. Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы салкынча урынга куеп торырга. Арытабан төнәтмәне суыткычта сакларга.
Әлеге төнәтмәне салкын тигәндә, невралгия булганда авырткан урыннарга, пешкән урынга, томау һәм гайморит булганда танау тирәсенә, шешкән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин. Шулай ук, төнлә тезләр, аяк балтырлары сызлаган чакта уынырга киңәш ителә.
Дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә дә онытмагыз.

 
Фото: ivkult.ru


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас