-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 октябрь 2025, 19:30

Алмагачлар салкыннарга бирешмәсен, дисәң...

Көздән кайбер эшләрне башкарырга онытмагыз.

Алмагачлар салкыннарга бирешмәсен, дисәң...
Алмагачлар салкыннарга бирешмәсен, дисәң...
Алмагачлар киләсе елда да мул уңыш бирсен һәм төрле авыруларга бирешмәсен, дисәк, көздән кайбер эшләрне башкарырга кирәк.

Агач төпләреннән коелган яфракларны җыярга, чөнки аларда куркыныч гөмбәчекләр тупланган була.
Алмагач төпләрен казып чыксагыз, зарарлы бөҗәкләр, корткычлар кышкы салкыннарда туңып үләчәк.
Яфраклары коелып беткәч, алмагачларны бер тапкыр бордос сыекчасы яисә тимер купоросы белән эшкәртергә кирәк.

Иң мөһиме - вакытында ашлама кертү. Һәр агач төбенә ике чиләк тирес, 50 грамм суперфосфат һәм көл салырга кирәк. Әгәр көз коры килсә, алмагачларга су сибәргә онытмагыз. Салкыннар башланганчы агач төпләрен мүлчәләп чыгарга кирәген дә истән чыгармагыз. Моның өчен торф яисә черемә яхшы булачак.

 
Автор фотосы.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас