-20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 ноябрь 2025, 12:54

Каз каклау тәртибе

Киңәшне саклап куярга онытмагыз.

Каз каклау тәртибе
Каз каклау тәртибе

Казларны туңдыргычтан алып җебетергә, юарга, бераз кипшетергә, тозны жәлләмичә тышына һәм эченә ышкырга, эченә тоз салып калдырырга, шулай эшләгәндә эче күгәрми. Кәгазь капчыкларга яки азык кәгазенә салып төрергә, чормага элеп куярга.

Май ахырларында эченнән тозын алырга, юарга һәм өстенә кайнар су сибәргә. Кояш төшә торган урынга элеп куярга. Кояш яхшы кыздырганда 2-3 көннән, ягъни казның мае үтә күренмәле була башлагач, әзер дигән сүз.

Казны балта белән урталай ярырга, аннары тагын ике өлешне берәр тапкыр урталай чабарга һәм шакмаклап турарга, шулай ук бөтен килеш түшеннән иң матур кисәкләрен кисеп, кунак өстәлен бизәргә мөмкин.

Шуны истә тотарга кирәк: какланган казны суыткычка куймау хәерле, юкса, тәме “китә”, шулай ук кояшлы урында да тотарга ярамый, чөнки кибеп китәчәк. Салкынча, кояш төшми торган урынга куйсагыз була. Ә какланган казны соңрак, мәсәлән, августта, бәлки бәрәңге алганда, сентябрьдә ашарга уйласагыз, каз түшкәләренең тозын бушатырга, әмма юмыйча, тукыма яки 4-5 тапкыр марля белән төреп элеп куярга кирәк.

Фото: vk.com/sovet1001receipt

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас